news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда узган көзге ярминкәләргә 55 миллион сумлык продукция китерелгән

Казан районнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды

(Казан, 28 сентябрь, “Татар–информ”). Узган шимбәдә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтте. Көзге ярминкәләргә 55 миллион сумлык продукция китерелде.
Шул исәптән республиканың төрле районнары авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Казанга 14 миллион сумлык 2,1 мең тонна яшелчә, 15 миллион сумлык 100 тоннадан артык ит продукциясе, 3,7 миллион сумлык 73 тоннадан артык сөт һәм сөт продукциясе һәм башка тауарлар алып килде, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының матбугат хезмәте.


news_right_1
news_right_2
news_bot