news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда узган елда 390 меңнән артык кеше диспансеризация үткән

Казанда узган елда 390 меңнән артык кеше диспансеризация үткән
Фото: «Татар-информ»

Узган елда Казанда 390 мең 377 кеше диспансеризация үткән. Бу 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 31,3 процентка күбрәк. Медицина тикшерүе үткән гражданнарның иң күп саны 40 яшьтән 54 яшькә кадәрге, шулай ук 64 яшьтән 74 яшькә кадәрге яшь төркемнәрендә булган. Бу хакта шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза Казан мэриясе.

162 мең 874 кеше репродуктив сәламәтлеген тикшерү өчен диспансеризация узган. 107 мең 50 пациент профилактик тикшерүләр үткән. Профилактик медицина тикшерүләре үткәрү планы 115 процентка үтәлгән.

Диспансеризация ике этапта уза. Башта биш урында яман шеш авыруы билгеләрен ачыклаучы скрининг тикшерүе үткәрелә: сөт бизе, простата, юан эчәк, үпкә, сидек һәм җенес системасы органнары яман шеше.

Шулай ук күз авыруларын (шул исәптән глаукома), эндокрин система авыруларын (симерү, шикәр чире), кан әйләнеше системасы һәм ашкайнату органнары авыруларын ачыклау өчен тикшерү үткәрелә. Патологияләр ачыкланган очракта, пациентлар диспансеризациянең икенче этабына – тар белгечлек табибына җибәрелә.

Диспансеризациягә «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша яисә беренчел медицина ярдәме күрсәтелә торган медицина оешмасына килеп язылырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot