news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда узган ел 19,3 мең бала туган

Казанда узган ел 19,3 мең бала туган
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

2023 елда Казанда 19,3 мең бала туган. 2022 ел белән чагыштырганда (18,7 мең бала), 610 балага күбрәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә ЗАГС идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Елена Студеникина сөйләде.

«Казан Идел буе федераль округында балалар туу актлары саны буенча лидер булып кала», - диде спикер.

Студеникина мәгълүматлары буенча, Татарстан башкаласында 8,3 мең гаиләдә беренче бала туган һәм барлык туган балаларның 43 процентын тәшкил иткән, 34 процент яки 6,5 мең гаиләдә икенче бала, 17 процент яки 3,2 мең гаиләдә өченче бала, 6 процент яки 1,2 мең гаиләдә аннан соңгы балалар туган.

«Малайлар һәм кызлар саны берничә ел дәвамында элеккеге дәрәҗәдә саклана. Туучыларның 52 проценты малайлар (10 мең) һәм 48 процентын кызлар (9,3 мең)», - диде ул.

259 гаиләдә ике игезәк, 3 гаиләдә өч игезәк туган.

news_right_1
news_right_2
news_bot