Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда узган дегустация нәтиҗәсендә, Татарстанда җитештерелгән кетчуп иң яхшысы дип табылды
"Илкүләм сыйфат институты" ҖЧҖ белән ТР Кулланучылар берлеге кетчупка чагыштырма сынау үткәрде
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Бүген "Илкүләм сыйфат институты" ҖЧҖ белән ТР Кулланучылар берлеге кетчупка чагыштырма сынау үткәрде. Беренче урынга Казан май комбинаты продукты чыкты, дип хәбәр итә дегустацияне оештыручылар.
Төрле җитештерүчеләр эшләп чыгарган продукция тикшерелде. Дегустациядә Татарстан дәүләт органнары, ТР Кулланучылар берлеге экспертлары, ММЧ вәкилләре, кулланучылар катнашты.
Кетчуп органолептик үзлекләре, тышкы күренеш, тәм сыйфаты һәм башка күрсәткечләр буенча бәяләнде.
Беренче урынны Татарстанның "Казан май комбинаты" ААҖдә эшләнгән «Mr Ricco» кетчубы алды. Икенче урынны Белгород өлкәсеннән "ЭФКА" ААҖ җитештергән "Слобода" биләде. Өченче урынны «Юнилевер Русь» ҖЧҖ эшләп чыгарган «Calve» һәм Тула өлкәсе «Юнилевер Русь» ҖЧҖнән «Балтимор» кетчуплары бүлеште.
Дүртенче урынга Алабугадан «Эссен продакшн» ЯАҖ җитештершән "Махеев" лаек дип табылса, бишенче урында - Ленинград өлкәсеннән «Петропродукт-Отрадное» ААҖ җитештергән «Heinz» кетчубы.
Ленинград өлкәсеннән «Петропродукт-Отрадное» ААҖ җитештергән «Моя семья» кетчубы иң соңгы урынны биләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз