news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда узган БРИКС саммитында биш меңнән артык делегат катнашкан

Казандагы БРИКС саммитына биш меңнән артык рәсми делегация әгъзасы килгән, шул исәптән 24 башлык. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт йортында БРИКС саммитын Казан шәһәрендә уздыру нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында ТР Премьер-министры урынбасары, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров хәбәр итте.

«Татарстанның халыкара чаралар уздыруда зур тәҗрибәсе бар, әмма мондый дәрәҗәдәге чара беренче үткәрәбез. БРИКС саммиты вакытында без күп нәрсәгә өйрәндек, әмма безнең тәҗрибә дә күпләрне кызыксындырды», - дип өстәде ул.

  • БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә узды. БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100