news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда узган атнада ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырулар саны арткан

"Ашыгыч ярдәм" чакырганда, шәһәр телефоныннан "03", кәрәзле телефоннан түләүсез "103" номерын җыярга кирәк. Шалтыратып булмаса, "112" номерын җыясы.

Казанда узган атнада ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырулар саны арткан
Рамиль Гали

(Казан, 13 март, "Татар-информ"). Казанда атна эчендә ашыгыч ярдәм хезмәтенә чакырулар саны артты, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

"Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 610 очракка артты (авырулар, бәхетсез очраклар һәм бала табулар исәбенә). Мөрәҗәгатьләр саны бала табулар буенча – 11гә, янгыннар буенча – 4кә артты. Җәмәгать урыннарына мөрәҗәгатьләр саны 39га артты. Мөрәҗәгатьләр саны баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 28гә, ЮТҺ буенча – 12гә, көчле миокард инфарктлары буенча – 3кә кимеде", диелгән әлеге хәбәрдә.

"Ашыгыч ярдәм" чакыру өчен, шәһәр телефоныннан "03" номерын, кәрәзле телефоннан түләүсез "103" номерын җыярга кирәк. Шалтыратып булмаса, "112" номерын җыясы. Чукрак-телсез кешеләр "Ашыгыч ярдәм" бригадасын SMS-хәбәрләр җибәреп чакыра ала. Моның өчен хәбәрне 8987-297-41-36 номерга җибәрергә була.

Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп чакыру һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен, чакыручы "03" номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга "Сезнең чакыруыгыз кабул ителде" дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100