Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда узган алты матчны 250 меңнән артык кеше караган
Тамашачыларның 60 проценты – чит илләрдән килгән туристлар.
(Казан, 16 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында Казанда узган 6 матчны 254 мең 448 тамашачы килеп караган. Бу хакта бүген чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә – IT-паркта Татарстанның спорт министры Владимир Леонов белдерде.
Аның сүзләренчә, тамашачыларның 60 проценты – чит илләрдән килгән туристлар. “Стадионнарның тулылыгы 98,9 процент булды. Матчларның бөтенесе дә диярлек аншлаг белән узды, барысы да мавыктыргыч, җанлы узды. Казанга килгән командалар безгә зур бәйрәм бүләк итте”, - диде министр.
Ул алты матчта 19 гол кертелгәнен искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз