news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда уздырылган XI Мәрҗани укулары җәмгыять алдындагы бурычларга багышланды

Казанда XI Мәрҗани укулары узды. Әлеге Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция инде дүртенче ел рәттән Татарстан башкаласында уздырыла. Быел укулар Россия халыклары бердәмлеге елына аваздаш булып, гражданлык һәм патриотизм үсеше турындагы татар дини фикерен өйрәнүгә багышланды. Бу темага дин әһелләре, шәркыятчеләр, тарихчылар, теологлар, ислам һәм этнология белгечләре фикер алышты. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пленар утырыш ТР мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары Илфар Хәсәновның Коръән укуы белән ачылды. Аятьләрнең әҗер-савабын баш мөфти шәех Равил Гайнетдин Шиһаб хәзрәт, Ватанны саклап төрле сугышларда һәлак булган кардәшләребез рухына багышлады, илләр һәм халыклар арасында тынычлык урнаштыру өчен татарча дога кылды.

Конференциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, РФ мөселманнары диния идарәсе рәисе, ватанпәрвәрлек һәм гражданлык темасын бүген аеруча әһәмиятле, дип билгеләде.

«Бөек гыйлем ияләре Исламга тугрылык белән Ватанга мәхәббәтнең бер-берсенә каршы килмәвен, әлеге сыйфатларның бер-берсен тулыландыруын күрсәткән. Алар кешеләрдә үз җәмгыяте, күпмилләтле Россия, аның бердәмлеге һәм чәчәк атуы өчен җаваплылык хисе тәрбияләгән. Россия халыклары бердәмлеге елында бу фикерләр аеруча көчле яңгырый. Тәкъвалыкның гражданлык җаваплылыгыннан аерылгысыз икәнлеген күрсәтүче бу идеяләр безгә яшь буынны чын патриотизм рухында тәрбияләргә ярдәм итә», - дип аңлатты ул.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев РФ мөселманнары диния идарәсе һәм баш мөфти шәех Равил Гайнетдиннең Россия мөселманнары өчен иң мөһим чараларны оештыручылар булуын билгеләп узды һәм Мәрҗани укуларын Казанда, аерым алганда, дин әһеленең төп эш урыны - әл-Мәрҗани мәчетендә үткәргән өчен рәхмәтен җиткерде.

Пленар утырышта Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды директоры Михаил Грязнов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады:

«Илебезнең ислам мәгарифе үсешенә ярдәм итү – фондның бурычы. Без мондый җыеннарда Россия дини фикеренең үткәндәге яки киләчәк алгарышына юнәлтелгән төрле мөһим карашларын барлыйбыз», - дип ассызыклады ул.

ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов исеменнән Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы Радик Салихов сәламләде. Ул Татарстан фәннәр академиясендә Мәрҗани әсәрләренең ун томлык җыентыгы басмага әзерләнүен хәбәр итте.

«Татар халкының мәшһүр фикер ияләре - иман, тел һәм гореф-гадәтләрне саклауның гомумроссия бердәмлегенә һәм гражданлык җаваплылыгына тугрылык белән табигый рәвештә ярашуының җанлы мисалы. Аларның мирасын өйрәнеп һәм танытып, без шушы бердәмлекне ныгыту өчен эшлибез. Һәр халыкның керткән өлешенә намуслы тирән фәнни игътибар бирмичә торып, ныклы гомумроссия тигезлеген төзеп булмый», - дип сөйләде Тарих институты директоры.

Доктор Радик Салихов Фәннәр академиясенең РФ мөселманнары диния идарәсе һәм баш мөфти шәех Равил Гайнетдиннең Ислам белеме, теология һәм Россия халыклары тарихы өлкәсендәге фәнни тикшеренүләргә ярдәм итүен югары бәяләве турында да җиткерде.

Конференциянең төп өлешендә Ислам мәдәниятенең интеллектуаль традицияләрендә Курсави белән Мәрҗанинең урыны турында Мәскәү Ислам институтының Россиядә Ислам тарихын өйрәнү үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Айдар Хәбетдинов гадәттәгечә җанлы иттереп доклад сөйләде. Аерым алганда, ул дәүләтнең онытылган исемнәрне калкан итеп файдаланган чорларны искә алды. Мәсәлән, 1942 елда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында тарихчы Хәйри Гыймадиның илдәге дин белгечләреннән Ватанны саклау турында иң яхшы итеп нәкъ менә Мәрҗани язганлыгын исбатлап, тарихи доклад ясавы турында сөйләде.

Пленар докладлар белән МИИның Муса Бигиев мирасын өйрәнү үзәге җитәкчесе, фәлсәфә фәннәре кандидаты Айдар Хәйретдинов Бигиевны өйрәнүнең нәтиҗәләре һәм киләчәге турында, ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәибят һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре Нурия Гәрәева академик Әнәс Халидовның Коръәнне татарчага тәрҗемә итүе турында чыгыш ясадылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot