news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда уздырылган Бөтенроссия олимпиадасында Мәскәү укучылары абсолют җиңүче булды

14 җиңүче арасында Татарстаннан Бөгелмә укучысы Александра Валовская да бар.

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Бүген Казанда мәктәп укучылары арасында инглиз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының тантаналы ябылышы узды, анда җиңүчеләрнең исемнәре аталды.

Инглиз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы Казанда беренче тапкыр узды. Йомгаклау этабы Татарстан башкаласында 23нән 28 апрельгә кадәр барды. Олимпиадада Россия Федерациясенең 70 субъектыннан 199 укучы катнашты. Алар белән 85 җитәкче килде.

Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева укучыларны котлады.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева укучыларны телләрне өйрәнеп, белемнәрен киңәйтергә чакырды.

Жюри инглиз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында абсолют җиңүче итеп Мәскәү укучылары Маргарита Соломенкованы һәм Степан Яковлевны атады. 14 җиңүче арасында Татарстанның Бөгелмә укучысы Александра Валовская да бар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100