news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Үзбәкстан татарлары» иллюстрацияле энциклопедик белешмәлеген тәкъдим иттеләр

Казанда «Үзбәкстан татарлары» иллюстрацияле энциклопедик белешмәлеген тәкъдим иттеләр
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

23 апрель көнне Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының конференц-залында «Үзбәкстан татарлары» исемле иллюстрацияле энциклопедик белешмәлекне тәкъдим итү чарасы булды. Кичәгә галимнәр, дәүләт оешмалары, фән, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре вәкилләре, шулай ук, әлеге эшкә битараф булмаучылар килгән.Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараның модераторы —ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова булды. Тәкъдим итү кичәсендә катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов сәламләде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров үз чыгышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламнәрен җиткерде.

«Әлеге энциклопедиянең чыгуы, татар тормышының Үзбәкстанда кайнап торуына дәлил булып тора. Энциклопедияга 900дән артык шәхес турында мәгълүмат кергән. Әле яңа миграция нәтиҗәсендә бу китапны тулыландыра алырдай шәхесләребез дә бар. Бик зур рәхмәт, бу Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Фәннәр академиясе, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының командасы белән берләктә эшләнгән эш. Барлык татарлар исеменнән Рөстәм Миңнехановка рәхмәт җиктерәсе килә», — диде ул үз чыгышында.

Белешмәлек Үзбәкстан, Россия, татар һәм үзбәк халыклары тарихына һәм мәдәниятенә, шулай ук Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы элемтәләргә багышланган 150гә якын мәкаләне үз эченә ала.

Фоторепортаж: Абдул Фархан
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100