news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Үзбәкстан киносы көннәрендә биш фильм күрсәтәчәкләр

13 марттан 15 мартка кадәр Казанда Үзбәкстан киносы көннәре уза, чара Татарстан кинематографиясенең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырыла. Бу хакта Татарстанның «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

2023 елның декабрендә Ташкентта Татарстан киносы көннәре уңышлы узды. Анда республикада төшерелгән дүрт фильм күрсәтелде. «Татаркино»да Үзбәкстан татар җәмәгатьчелегенең учреждение делегациясен кунакчыл кабул итүен билгеләп үттеләр. Хәзер Үзбәкстан кинематографистлары Татарстанга җавап сәфәре белән киләчәк.

Үзбәкстан киносы көннәре ачылышына Үзбәкстанның атказанган журналисты, фәннәр докторы, кино һәм телевидениенең продюсеры, «Узбеккино» агентлыгы генераль директоры Фирдәвес Абдухаликов һәм продюсер, «Бухорийлар» киностудиясенә нигез салучы һәм генераль директоры Улугбәк Абдуллаев килә. Алар программага кертелгән картиналарны тәкъдим итәчәк.

«Мир» кинотеатры (Достоевский ур., 30 йорт) экранында соңгы елларда төшерелгән 5 фильм күрсәтелә. 13 мартта 19.00 сәгатьтә «Илхак» хәрби драмасы (2020), 14 мартта 11.20 сәгатьтә «Абдулла Орипов» тарихи драмасы (2023), 14 мартта 18.00 сәгатьтә «Узбечка» хәрби драмасы (2022), 15 мартта 11.00 сәгатьтә «Дорога в никуда» драмасы (2022), 15 мартта 12.45 сәгатьтә «Яша, хотин! (Браво, жена!)» комедиясе (2023) була.

Казанда Үзбәкстан киносы көннәре программасының барлык фильмнары оригиналдагы телдә рус субтитрлары белән күрсәтеләчәк. Киноларга керү түләүсез, әмма кинотеатр сайтында (kinoteatr-mir.ru) алдан теркәлергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot