news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда узасы Бөтендөнья Махсус кышкы Олимпия уеннарына волонтерлар туплыйлар

Өч меңләп волонтер җәлеп итәргә планлаштырыла.

Казанда узасы Бөтендөнья Махсус кышкы Олимпия уеннарына волонтерлар туплыйлар
архив/Владимир Васильев

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның спорт министры Владимир Леонов Казанда узасы Бөтендөнья Махсус кышкы Олимпия уеннарына волонтерлар җәлеп итүгә старт бирелүен әйтте. Бу турыда республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта билгеле булды.

«Бөтендөнья Махсус кышкы Олимпия уеннарын волонтерлар ярдәменнән башка гына оештырып һәм уздырып булмый. Без өч меңләп волонтер җәлеп итәргә планлаштырабыз. Теләк белдерүчеләрне туплый башладык», — диде Владимир Леонов.

Гаризалар SOKAZAN2022.com сайтында киләсе елның 21нче маена кадәр кабул ителә. Министр сүзләренчә, регистрация узу бик гади. Әлегә волонтер булырга теләк белдерүче һәр кешенең гаризасы кабул ителә. Май аеннан октябрьгә кадәр аларны укытачаклар, октябрьдән гыйнварга кадәр төрле чараларга җәлеп итәчәкләр. Шулай ук чит ил һәм башка төбәк волонтерлары да чакырыла. Владимир Леонов аларның яшәү урыны һәм туклану белән тәэмин итәләчәген ышандырды.

«Татарстанда волонтерлык хәрәкәте 2010 елдан бирле гамәлдә. Хәрәкәт үсә. Безнең белән эшләүче күп кенә коллегаларыбыз волонтерлык хәрәкәтен үтте. Волонтерлар һәр чараның мөһим атрибуты. Алар бәйрәм атмосферасы, яхшы кәеф тудыра», — диде Владимир Леонов.

Казанда Бөтендөнья Махсус кышкы Олимпия уеннары 2022 елның 22-28 гыйнварында узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100