news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда узачак йөзү буенча Россия чемпионатында Татарстан данын 29 йөзүче яклаячак

Ярышларда илнең 60 ләп төбәгеннән 500дән артык спортчының катнашуы көтелә

(Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда "кыска суда" (25 метрлы бассейнда) йөзү буенча Россия чемпионатында Татарстанның 29 йөзүчесе катнашачак. Бу хакта бүген ярышларга багышланган матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов хәбәр итте.

Искәртеп узабыз: чемпионат Казанда 8-12 ноябрь көннәрендә уздырыла. “Бу чемпионат йөзергә яратучылар өчен, әлеге спорт төренә гашыйк затлар өчен зур бәйрәм булачак”, - диде министрның беренче урынбасары. Аның әйтүенчә, Татарстан данын яклаячак спортчылар арасында Яна Мартынова, Александр Краснов, Ирина Приходько, Эрнест Мәкъсумов, Екатерина Ивашова бар. “Алардан югары нәтиҗәләр көтәбез”, - диде Хәлил Шәйхетдинов.

“Спортның су төрләре сарае безнең өчен әһәмиятле һәм сыналган спорт корылмасы булып санала. Спортчылар өчен дә аның әһәмияте зурдыр дип уйлыйм – алдагы ярышларда биредә югары нәтиҗәләргә ирешелгән иде”, - дип билгеләп үтте Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников.

Әйтергә кирәк, Казанда "кыска суда" (25 метрлы бассейнда) йөзү буенча Россия чемпионаты Дохада йөзү буенча декабрьдә узачак дөнья чемпионатында катнашу өчен, сайлап алу турниры була. Федерация президенты әйтүенчә, сайлап алу нормативлары катгый булачак: алар алдагы чемпионатларны исәпкә алып эшләнгән. “Без эстафетада яңа кагыйдәләрне гамәлгә керттек. Хәзер катнашучыларның якынча даирәсе генә билгеләнәчәк, әмма дөнья чемпионатында катнашу турында азаккы карар тренерлар штабы тарафыннан бер көн алдан кабул ителәчәк”, - дип белдерде В. Сальников.

Ярышларда илнең 60 лап төбәгеннән 500 дән артык спортчының катнашуы көтелә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100