news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда узачак "VII Кремль укулары"нда яшьләрне музейларга тарту мәсьәләсе каралачак

Россия музейчыларын җәлеп итеп оештырылган конференциядә кешеләрдә музейга даими кызыксыну формалаштыру өлкәсендә тәҗрибә уртаклашачаклар.

(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”) 10-11 ноябрьдә Татарстан башкаласында җиденче тапкыр “Кремль укулары” узачак. Музейлар эшчәнлегенә багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциягә Мәскәү, Екатеринбург, Уфа, Тула, Ярославль, Саранск, Самара һәм башка шәһәрләрдән музейларның фәнни хезмәткәрләре, галимнәр килә.

Быелгы конференциядә кешеләрдә музейга даими кызыксыну формалаштыру мәсьәләләре күтәреләчәк. Белгечләр музей һәм музейга йөрүче кеше арасында элемтәләрне ныгыту, яшьләрне музейга җәлеп итү, цифрлы техника заманы өчен кызыклы эшчәнлек алып бару өлкәсендә тәҗрибә уртаклашачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100