news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда узачак төрки яшьләр фестивале кинога багышланачак

18-24 февраль көннәрендә Казанда Россия төбәкләреннән төрки яшьләр җыела.

Казанда узачак төрки яшьләр фестивале кинога багышланачак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). 18-24 февраль көннәрендә Казанда дүртенче тапкыр төрки яшьләр фестивале узачак. Фестивальне Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарларның федераль автономиясе һәм “Идел” яшьләр үзәге оештыра.

"2018 елда фестиваль кинога багышланачак", - диде "Татар-информ" хәбәрчесенә “Идел” яшьләр үзәге белгече Зулия Салихова.

Фестивальдә Россиянең 18 регионыннан 70 кеше катнаша. Фестивальдә катнашучы һәркем дә яшь төрки режиссёрларның эшләре белән таныша алачак, ди оештыручылар.

Фестивальдә катнашучылар “Казан халыкара мөселман кинофестивале” чаралары кураторы Әдилә Хәйбуллина, “Татаркино” Татарстан дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова, Interactive platform генераль директоры Фәнис Садыйков, Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров, актёр, режиссёр Марсель Мәхмутов, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты, Федераль милли-мәдәни татар автономия советы рәисе Илдар Гыйльметдинов белән очрашачак.

Төрки яшьләр фестивале үзенең төп бурычы итеп Россия регионнары арасында татулыкны һәм дуслыкны, татар телен саклау, һәр милләтнең әһәмиятен арттыруны куя.

Фестивальдә катнашучылар Константин Хабенскийның Казандагы иҗади үсеш “Оперение” студиясенә барачак. Шулай ук яшьләр  “Продюсерлау нигезләре”, “Ничек үз куышыңны табарга” һәм “Социаль челтәрләр проектны популярлаштыру һәм үстерү коралы буларак ” дигән мастер-классларда катнашачак. Алар Казан халыкара мөселман киносы һәм Татарстанның “Татаркино”дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе эшчәнлеге фестивале презентациясендә булачак, фильмнарны фестивальләргә сайлап алу үзенчәлекләре һәм кинематографның яңа төре белән танышачак.

Оештыручыларның сүзләре буенча, фестивальдә беренчелек өчен ярыш булмый. Чараның төп максаты - бердәмлек турында истән чыгармау.

"Татар-информ" IV Төрки яшьләр фестивале кысаларында фильмнар күрсәтелә, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100