Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда узачак Спортның су төрләре буенча ДЧна 400дән артык спортчы килгән
Бүген Канада, Мисыр, АКШ, Үзбәкстан, Россия делегацияләре килгән
(Казан, 21 июль, “Татар-информ”). Казанда су мундиале башлануга нибары 3 көн калып бара. Бүгенгә Татарстан башкаласына Кытай, Бразилия, Казакъстан, Япония, Төркмәнстан, Италия, Бөекбритания, Төньяк Корея, Нидерланд, Мексика, Йемен, Россия, Швейцария, Австралия, Франция, Колумбия, Венгрия һәм башка күп кенә илләрдән 460 спортчы килгән. Чемпионатта барлыгы 190 илдән 2651 спортчы катнашачак.
Бүген беренче кунаклар булып Канада, Мисыр, АКШ, Үзбәкстан һәм Россиядән зур делегацияләр килде. Америка Кушма Штатлары делегатлары арасында 10 метр биеклектән суга сикерү буенча 2012 нче җәйге Олимпия уеннары чемпионы Дэвид Будайя, шулай ук Лондонда 2012 нче елгы Олимпиаданың синхронлы трамплин буенча көмеш призерлары Келси Брайант һәм Эбигейл Джонстон бар. Ә Россия җыелмасы составында – алты тапкыр Ауропа чемпионы, 3 метрлы трамплиннан суга сикерү буенча 2012 нче елгы олимпия чемпионы Илья Захаров бар.
19 нчы июльдән суга сикерүчеләрнең, 20 нче июльдән синронлы йөзүчеләрнең һәм ачык суда йөзүчеләрнең рәсми күнегүләре старт алды, 23 нче июльдән ватерполчыларның. 28 нче июльдән йөзүчеләрнең, 31 нче июльдән хай-дайверларның тренировкалары башлана, дип хәбәр итә Спортның су төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионатын оештыру комитеты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз