Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда узачак Спортның су төрләре буенча ДЧ программасына яңа дисциплиналар өстәлә
Чемпионатка әзерлек кысаларында 4 сынау ярышлары үткәреләчәк
(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатының расписаниесе рәсми төстә расланган. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.
Барлык дисциплиналар буенча расписание төзелгән. “Чемпионатның уникальлеге шунда ки, ярышлар программасына яңа дисциплиналар өстәлә. Синхронлы йөзүдә – катнаш дуэтларның техник һәм ирекле программалары, суга сикерүдә – 10 метрлы вышкадан һәм 3 м биеклектәге трамплиннан сикерү”, - дип билгеләп узды Владимир Леонов.
Министр шулай ук 15 нче июльдән 15 нче августка кадәр чемпионатта катнашучылар өчен аккредитация таныклыклары буенча визасыз керү гамәлгә ашырылачагы турында хәбәр итте. “Мастерс” турнирында катнашучылар өчен виза алу процедурасы гадиләштерелә.
В. Леонов хәбәр иткәнчә, чемпионатка әзерлек барышында 8 сынау ярышы үткәрелгән, тагын 4 сынау ярышын уздыру планлаштырыла. 17-19 апрельдә – “Мастерс” категориясендә йөзү буенча Россия чемпионаты, 20-26 апрельдә – суга сикерү буенча халыкара ярышлар, 15-25 июнь көннәрендә – ир-егетләр командалары арасында су тубы буенча халыкара турнир, 15 июльдә - ачык суда йөзү буенча ярышлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз