news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда узачак спортның су төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионатына 300 көн калды

Бу уңайдан Бауман урамында тантаналы чара узды һәм ярышларга ничә көн калуын санаучы стела ачылды

  (Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Бүген Казанда узачак спортның су төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионатына 300 көн калды. Бу уңайдан Бауман урамында тантаналы чара узды һәм ярышларга ничә көн калуын санаучы стела ачылды.
Бәйрәм кунаклары өчен Татарстанның бию коллективлары һәм җырчылары катнашында концерт әзерләнде.
Казан мэры Илсур Метшин кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
“Бүген истәлекле вакыйга, спортның су төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионатына 300 көн кала. Ул көннәр нәтиҗәле узар дип өметләнәм, безнең өчен бу зур җаваплылык. Универсиаданың ничек искиткеч узуын барыбыз да хәтерли. Без уеннарны югары дәрәҗәдә оештырдык һәм без югарыга омтылу юлында. Без онытылмаслык чемпионат оештырачагыбызга ышанабыз. Калган 300 көнне шәһәрне халыкара ярышларга тагын да яхшырак әзерләүгә сарыф итәчәкбез. Ә спортчылар бу көннәрдә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен тырышачак”, - дип сөйләде Илсур Метшин.
“Бүген матур көн, яхшы һава шартлары. Спортның су төрләре буенча чемпионат Советлар Союзы һәм Россия тарихында беренче тапкыр узачак. Бу 300 көнне без инфраструктураны һәм персоналны әзерләүгә тотачакбыз. Без волонтерларны сайлый башладык, транспорт командасын җыябыз. Күпсанлы мәдәни вакыйгалар уза. Бу көннәрдә Байконур космодромында чемпионат символы һәм Казансу елгасы суы капсуласы белән “Союз ТМА-14М” космик корабле җибәрелде. 168 көннән символ җиргә әйләнеп кайтачак. Шулай итеп, без тагын бер тапкыр бөтен халыкара бергәлеккә, Казанның, Татарстанның – бөтен планетадан алда булуын күрсәтәбез”, - дип сәламләде кунакларны ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов.
Рәсми сәламләү чыгышларыннан соң, 2015 елгы Дөнья чемпионаты илчеләре өч тапкыр Олимпия чемпионы Мария Киселева, өч тапкыр Олимпия чемпионы Светланы Ромашкина һәм “Большой куш” төркеме лидеры Рөстәм Чернышевны илчелеккә багышлау узды. Аларга ышаныч грамоталары тапшырылды.
Аннары бәйрәмне алып баручы тамашачылар белән бергә 10 нан 1 гә кадәр санады һәм стела “300” саны белән яктыртылды.
Фотосурәт metshin.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100