news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда узачак Спортның су төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионаты-2015 символы галәмгә юл тотачак

Әлеге инициатива, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән, Федераль космос агентлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла

(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”). 2015 нче елда Казанда узачак Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты башлануга 300 көн кала, 25 нче сентябрь көнне, Казакъстанда “Байконур” космодромыннан йөрткеч ракета ярдәмендә галәмгә тантаналы төстә FINA 16 нчы Дөнья чемпионаты-2015 символы җибәреләчәк. Әлеге инициатива, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән, Федераль космос агентлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла, дип хәбәр итә Спортның су төрләре буенча 16 нчы FINA Дөнья чемпионатын оештыру комитеты матбугат хезмәте.

“Союз ТМА-14М” корабле бортында 41/12 нче озакка сузылган космик экспедиция экипажы белән бергә галәмгә Казансу елгасы суы тутырылган махсус цилиндр да юл тотачак.

Оештыру комитетына 2015 нче елгы чемпионат символикасы төшерелгән ракетаны брендлау мөмкинлеге тудырыла – бу юнәлештә эшләр 11 нче сентябрьдә башланачак. Транспорт корабле старты Халыкара космик станциясенең очыш программасы нигезендә билгеләнгән. Экипаж составында – “Союз ТМА-14М” корабле командиры, РОСКОСМОС Халыкара космик станциясе бортинженеры Александр Самокутяев (Россия), “Союз ТМА-М”, Халыкара космик станциясе бортинженеры Елена Серова (Россия), “Союз ТМА-М” корабле МКС-41 бортинженеры-2 Барри Уилмор (США). Экипажның галәмдә 168 тәүлек булачагы фаразлана. Команда символны Җиргә төшергәч, ул ил музейларының берсенә саклануга тапшырылачак.

Ярышлар ачылуга 300 көн кала, Казанда булачак чемпионатның стеласы ачылачак. Арт-объект Бауман урамы азагында, Тукай сәгате янында корылачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100