Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда узачак «Россия — спорт державасы» форумына өч мең делегат киләчәк
Форум кысаларында оештырылачак күргәзмәдә илнең спорт өлкәсендә заманча казанышлары белән танышып булачак.
(Казан, 10 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 8-10 сентябрьдә Казанда узачак «Россия — спорт державасы» форумына илнең барлык төбәкләреннән өч мең делегат киләчәк.
«„Россия — спорт державасы“ форумы нәкъ менә Казанда 2009 елда башланып киткән иде. Аннары ул башка шәһәрләрдә уздырыла башлады. Пандемия сәбәпле булмыйча да торды. 8-10 сентябрьдә ул яңадан Казанда узачак. Барлык төбәкләрдән якынча 3 мең делегат җыелачак. Илебездә мондый дәрәҗәдәге чаралар быел бүтән булмаячак», — диде Татарстанның спорт министры Владимир Леонов.
Форум «Kazan Expo» комплексында узачак. Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта министр әйтеп үткәнчә, пленар утырышның төп темасы «Спорт-2030: тотрыклы үсешкә юл» булачак. Форум кысаларында шулай ук төбәкләрдә спортны цифрлаштыру турында киңәшмәләр, шулай ук күргәзмәләр оештырылачак.
«Күргәзмәдә кунакларны Татарстан экспозициясе көтә. Анда Татарстанның иң яхшы спорт казанышлары, гамәлгә ашырылган һәм планлаштырылган проектлар, безнең командаларның спорт тормышында якты мизгелләре турында мәгълүмат булачак», — диде спорт министры.
Күргәзмәдә катнашучылар илнең спорт өлкәсендә заманча казанышлары белән таныша алачак. Моннан тыш, спорт паркы оештырылачак. Аның территориясендә төрле спорт федерацияләре үз эшчәнлекләрен тәкъдим итәчәк.
«Күргәзмәдә Мәскәүдән киләчәк Дәүләт спорт музееның күчмә экспозициясе катнашачак. Һәр теләүче ГТО нормативларын үтәүдә үз көчен сынап карый алачак. Моның өчен интерактив тренажерлар һәм спорт снарядлары булачак», — диде Владимир Леонов. Форумның эшлекле өлеше тәмамлангач, делегатларны мини-футбол, өчкә өчле баскетбол турниры, волейбол һәм йөзү, шулай ук Казансу яры буйлап иртәнге йөгерү көтелә.
Министр сүзләренчә, «Россия — спорт державасы» халыкара спорт форумы Россия Президенты указы белән гамәлгә куелган. Ул илнең спорт һәм иҗтимагый-сәяси тормышында иң эре чараларның берсе санала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз