news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда узачак “Россия – спорт державасы” форумына 1119 катнашучы теркәлгән

Форум чараларында, спорт ярышларын да кертеп, 10 меңгә якын кеше катнашачак

(Казан, 16 октябрь, “Татар–информ”). 22–25 октябрь көннәрендә Казанда узачак “Россия – спорт державасы” I Бөтенроссия спорт форумында катнашу өчен 1119 кеше теркәлгән.
Бу хакта “Россия – спорт державасы” форумына әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты эшче төркеменең чираттагы киңәшмәсендә мәгълүм булды, дип хәбәр иттеләр форумның матбугат хезмәтеннән.
Бүгенге көндә 77 төбәк вәкиле, шул исәптән 12 төбәк башлыгы үзләренең форумда катнашачакларын раслады. Тулаем алганда, 1119 катнашучы теркәлгән. Форум чараларында, спорт ярышларын да кертеп, 10 меңгә якын кеше катнашачак.
“Россия – спорт державасы” форумында Татарстаннан 400 гә якын волонтер эшләячәк. Форум вакыйгаларын яктыртуда 90 нан артык гаммәви мәгълүмат чарасы: 16 телевизион канал, әйдәп баручы мәгълүмат агентлыклары һәм радиостанцияләр, шулай ук 59 басма һәм электрон гаммәви мәгълүмат чарасы катнашачак. Форум вакыйгаларын яктыртуда 200 дән артык журналист җәлеп ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100