Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда узачак Россия-Швейцария эшлекле саммиты нәтиҗәле булыр дип көтелә
Казанда узачак Россия-Швейцария эшлекле саммиты нәтиҗәле булыр дип көтелә
(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Наталья Топал). “Алда торган саммиттагы барлык оештыру эшләрен без үз өстебезгә алачакбыз. Без әлеге чараның иң югары дәрәҗәдә узуын телибез”, - дип белдерде бүген ТР сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, әлеге ведомствода Швейцария делегациясе белән очрашу барышында.
Россия-Швейцария бизнес-саммитлары Россиядә 2004 елдан бирле үткәрелә. Башта алар Мәскәүдә, аннары Санкт-Петербургта уздырыла иде, ә 2007 елның 15 октябрендә Россия һәм Швейцария эшкуарлары Казанда очрашачак. Бүген ТР Сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министрлыгында узган ачык диалог вакытында Швейцария делегациясе башлыгы, Цюрих икътисадый үсеш кантоны Департаменты директоры Стефан Кукс татарстанлылар 2006 елның декабрь аенда үткәргән тәкъдир итү чарасының дәрәҗәсе бик зур булуын ассызыклады. Стефан Кукс сүзләренә караганда, Татарстан белән кызыксыну берничә сәбәпкә бәйле.
Беренчедән, Татарстан Республикасы – сәнәгать тармагы алга киткән төбәкләрнең берсе. Икенчедән, Көнбатыш Ауропада республиканың икътисадый потенциалы хакында бик аз беләләр. С.Кукс белдергәнчә, алда торган бизнес-саммитның төп максатларыннан берсе – “элемтәләр урнаштыру, урта һәм кече эшкуарлык өчен челтәр предприятиеләре булдыру, һәр ике илнең дә территориясендә продукция белән сату итү”.
Әлеге чарада катнашучылар, республика предприятиеләре белән якыннанрак танышу өчен, Казанга бизнес-саммит ачылырга берничә көн алдан килергә ниятли. Форумны исә өч сәгатькә сузылган тәкъдир итү чарасы белән ачып җибәрү күздә тотыла. Швейцария делегациясе башлыгы сүзләренә караганда, анда эшлекле кешеләр адреслы элемтәгә керү юлларын эзләячәк, салым салу һәм таможня контроленә бәйле мәсьәләләрне хәл итәчәк. “Швейцария предприятиеләре вәкилләренең бирегә килә алулары бик тә мөһим, - дип ассызыклады Стефан Кукс. – Татарстан һәм Ауропаның хезмәттәшлек итү өчен потенциалы җитәрлек”. Швейцария делегациясе башлыгы сүзләренә караганда, автомобиль һәм химия сәнәгатендә, урта һәм кече эшкуарлык үсешендә, финанс өлкәсендә хезмәттәшлек итү өчен аеруча зур перспективалар шәйләнә. “Швейцария Татарстанда инвестицияләр кертәчәк һәм эш урыннары булдырачак”, - дип сүзен йомгаклады С.Кукс.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз