news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда узачак Нуриев фестиваленә йөздән артык артист килергә теләк белдергән

Фестиваль Мариин театрының Приморье сәхнәсе коллективы әзерләгән «Мең дә бер кичә» спектакле белән ачыла.

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Рудольф Нуриев исемендәге XXXIV Халыкара классик балет фестивале башланырга бер айдан азрак вакыт калып бара.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фестиваль 2021 елның 13 маеннан 2 июньгә кадәр М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә узачак.

Быел әлеге чарада Россия һәм чит ил театрларыннан йөзгә якын артист катнашыр дип көтелә. Фестиваль Мариин театрының Приморье сәхнәсе коллективы әзерләгән «Мең дә бер кичә» спектакле (көен Фикрәт Әмиров язган, Эльдар Алиев сәхнәгә куйган) белән ачыла. Балетны составында 70кә якын кеше булган Приморье сәхнәсе (Владивосток) труппасы тәкъдим итәчәк. Дирижеры – Эйюб Кулиев (Азәрбайҗан).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100