news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда узачак Франкофония Көннәре программасы төрле чараларга бай

Казанда узачак Франкофония Көннәре программасы төрле чараларга бай

(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Казанда 20-31 март көннәрендә Франкофония Көннәре узачак. Әлеге чараның программасын, Франциянең Россиядәге Илчелеге ярдәме белән, Татарстан мәдәният министрлыгы, Татар дәүләт гуманитар-педагогика һәм ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте институты катнашында “Альянс – Франсез – Казан” оешмасы әзерли.

Халыкара Франкофония көне беренче тапкыр 1970 елның 20 мартында, Нигер башкаласында беренче дәүләтара франкофония илләрен оештыру турындагы килешү төзелгәннән соң билгеләп үтелә. Бүгенге көндә Халыкара Франкофония Оешмасы 63 илне берләштерә һәм дөнья халкының уннан бер өлешен тәшкил итә. Ул француз телен тарату һәм мәдәни күптөрлелекне яклау максатын күздә тотып эшли.

Франкофония Көннәре кысаларында, 31 мартта Канада җырчысы Ж.П. Берюбе һәм 24 мартта Конго хикәяләре авторы һәм башкаручысы Г. Кинс концертлары көтелә. Татарстан Мәгариф үсеше институтында француз теле буенча традицион семинарга мәктәп укытучылары һәм республика югары уку йортлары мөгаллимнәре җыелачак. 20-21 март көннәренә шулай ук укучылар һәм студентлар өчен француз теле буенча конкурслар, “Франция һәм французлар” фотоконкурсы билгеләнгән. Француз музыка сәнгатенә мөкиббән булган кешеләр 30 мартта шәһәр француз җыры фестиваленә чакырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot