news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда узачак Дөнья чемпионатына 70 меңнән артык билет сатылган

Спорт ярышларына билет бәяләре - 50 сумнан алып 3 мең сумга кадәр.

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүгенге көндә Спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионатына 70 меңнән артык билет сатылган. Аларның 11 меңен чит ил кешеләре алган. Бу хакта бүген журналистларга ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, билетларны аеруча Америка Кушма Штатлары, Канада, Ауропа илләре гражданнары сатып ала. Йөзү, синхронлы йөзү, хай-дайвинг кебек спорт төрләренә аеруча зур кызыксыну күзәтелә. Дөнья тәҗрибәсе күрсәткәнчә, сатуларның төп өлеше (барлык билетларның 80 проценты) чемпионат үткәрү көннәренә туры килә. Әмма хәзергә сатулар динамикасын исәпкә алганда, билетларның 80 процент өлеше инде июль башына ук сатылып бетәчәк. Спорт ярышларына билет бәяләре - 50 сумнан алып 3 мең сумга кадәр.

Владимир Леонов белдергәнчә, ярышларда катнашу теләген 188 ил вәкилләре җиткергән. Бүгенге көндә 160 илдән спортчылардан һәм делегация вәкилләреннән 4301 заявка кабул ителгән. “Спортчылар саны һәм аларның географиясе буенча Казанда узачак чемпионат үз тарихында иң яхшысы булыр дип уйлыйм”, - диде министр.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100