news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда узачак БДБ уеннары 2021 елга күчерелгән

Турнирны дөньяда коронавирус таралуга бәйле вазгыять аркасында киләсе елга күчерәләр.

Казанда узачак БДБ уеннары 2021 елга күчерелгән

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Казанда узачак БДБ илләре уеннары 2021 елга күчерелгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

«Дөньядагы вазгыять аркасында, БДБ илләре уеннарын күчерергә туры килде (Covid -19 коронавирус пандемиясе — Т-и иск). Оештыручылар буларак, без барысын да эшләр идек, тик кризис килеп чыкты. Ил җитәкчелеге ярышларны киләсе елга күчерергә карар кылды», — диде Леонов.

Шулай ук ул чараның кайчан була алачагы турында сөйләде. «Чара август ахырында яки июль башында [2021 ел] була. Әзерләнергә кирәк, мәдәни программаны, була калган булса, хәзергедән яхшырак тәкъдим итәргә телибез», диде.

Элегрәк БДБ илләреннән килгән атлетлар өчен беренче ярышларны 2020 елның октябрендә 14 спорт объектында үткәрү планлаштырылган иде. Спорт программасына 20дән артык спорт төре кертелгән иде: кул көрәше, бадминтон, бокс, билбау көрәше, су полосы һәм башкалар. Ярышларда 14-23 яшьлек 2,5 меңнән артык спортчы катнашырга тиеш иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100