Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда узачак БДБ илләре уеннарыннан интернет-трансляция оештырылачак
Хәзерге вакытта уеннарны оештыручылар операторлар эзли.
(Казан, 10 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 4-11 сентябрьдә Казанда узачак БДБ илләре уеннарыннан интернет-трансляция оештырылачак.
«Трансляция БДБ илләренең беренче уеннары сайтында алып барылачак. Без анда трансляция өчен аерым бүлек ясаячакбыз. Хәзер без операторлар эзлибез», — диде Татарстанның спорт министры Владимир Леонов республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Министр беренче мәртәбә уздырыла торган ярышларның рейтингы Олимпиаданыкы кебек булмаячагын әйтте. Уеннардан турыдан-туры телевизион трансляция әлегә көтелми. Владимир Леонов ярышларның кызыклы мизгелләрен телевизордан карап булу мөмкинлегенә ышанычын белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз