news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда узачак халыкара хәләл маркетта чит илләрдән килгән товарлар тәкъдим ителәчәк

Казанда узачак халыкара хәләл маркетта чит илләрдән килгән товарлар тәкъдим ителәчәк
Михаил Захаров

KazanForum кысаларында 19-21 майда «Казан» агросәнәгать паркында халыкара хәләл ярминкә эшләячәк, анда төрле ил вәкилләре җыела. 

«Russia Halal Market масштабын исәпкә алып, без барлык кунакларыбызның ихтыяҗын исәпкә алырга тырышабыз. Татарстан җитештерүчеләре ит, кондитер эшләнмәләре, сөт продукциясе тәкъдим итә. Ярминкәдә Иран, Сенегал һәм Төркия продукциясе тәкъдим ителәчәк. Килгән кунаклар ошаган продуктны татып карый һәм сатып ала алачак», — дип сөйләде журналистлар белән очрашуда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов.

Аның сүзләренчә, Иран диңгез продуктлары, Төркия баллы ризыклар тәкъдим итәчәк, ә Сенегал сувенирлар алып килә. Чарада Малайзия дә катнаша, тик алар продукция алып килми. Россия төбәкләрендә җитештерелгән продукция дә тәкъдим ителәчәк. 

Министр урынбасары хәләл тармакның перспективалы булуын искәртте. 

Russia Halal Market ярминкәсенә керү ирекле була. Өлкәннәргә ярдәм итү өчен мәйданда волонтерлар булачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot