Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда узачак «Рус кыры» селекционерлар һәм орлыкчылар форумына Оксана Лут килүе көтелә
Казан кабат «Рус кыры» Бөтенроссия селекционерлар һәм орлыкчылар форумын кабул итәчәк. Быел чара 19-20 августта уза, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
«Форумга әйдәп баручы галимнәр, бизнес һәм аграр белем бирү вәкилләре җыелачак. Ул Россиядә селекция һәм орлыкчылыкны үстерүнең актуаль мәсьәләләре һәм стратегик перспективалары турында фикер алышу өчен төп мәйданчык булачак», - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Пленар утырыш төп вакыйга булачак. Аны Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут үткәрер дип көтелә. Пленар утырышта катнашучылар селекция һәм орлыкчылык өлкәсендә дәүләт сәясәте мәсьәләләре турында фикер алышачак.
Форум кысаларында шулай ук тематик түгәрәк өстәлләр һәм эксперт сессияләре узар дип көтелә. Кунакларга Россия селекциясе сортлары һәм гибридлары үстерелә торган демонстрацион кырларны күрсәтәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз