Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда узачак Россия чемпионатында иң титуллы көрәшчеләрне данлаячаклар
16-19 апрель көннәрендә Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда көрәш буенча 55нче Россия чемпионаты узачак. Ярышларда Россиянең 43 төбәгеннән 200дән артык спортчы көч сынашачак. Бу хакта Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Юбилей турниры кысаларында Россиянең иң титуллы чемпионнарын хөрмәтләү тантанасы да каралган. Алар арасында Татарстан көрәшчеләре дә бар. Исемлеккә 10 тапкыр Россия чемпионы Раил Нургалиев, 9 тапкыр Россия чемпионы Сергей Павлик һәм 8 тапкыр Россия чемпионы Ренас Кәлимуллин кергән
- Россия чемпионатында спортчылар 11 авырлык категориясендә чемпион титулы өчен көч сынашачак. Чемпионат нәтиҗәләре буенча ил җыелма командасы формалашачак. Әлеге команда 2026 елның июнь аенда Татарстанда узачак Көрәш буенча дөнья чемпионатында Россия данын яклаячак. Финал алышлар һәм тантаналы чаралар 18 апрельдә 18:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз