news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда узачак Россия – АСЕАН саммитына 13 делегация чакырылган

Казанда 17–19 июньдә узачак Россия – АСЕАН саммитына Бруней-Даруссалам, Вьетнам, Индонезия, Камбоджа, Лаос, Малайзия, Мьянма, Сингапур, Таиланд, Филиппин, Көнчыгыш Тимор, Россия һәм АСЕАН секретариатыннан 13 делегация чакырылган. Бу хакта бүген Татарстан башкаласы мэриясендә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры Максим Денисов хәбәр итте.

«АСЕАН составына керүче илләрдән 11 делегация чакырылды. Россия Тышкы эшләр министрлыгы ягыннан өстәмә рәвештә тагын берничә халыкара оешма лидерын чакыру планлаштырыла. Алар катнашуларын раслаган очракта, бу хакта якын арада хәбәр ителәчәк», – диде ул шәһәрнең Казанда 2026 елда Россия – АСЕАН саммитын әзерләү һәм үткәрү буенча оператив штабы утырышында.

Саммитның беренче көнендә, 17 июньдә, делегация башлыклары килү, ике яклы очрашулар, тантаналы кабул итү һәм эшлекле форум планлаштырылган. Саммитның төп программасы 18 июньдә «Казан Экспо»да узачак. 19 июньдә делегация башлыклары кайтып китәчәк.

«17 июньдә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узачак «Россия – АСЕАН» эшлекле форумына бизнес-берләшмәләр чакырыла. Саммит алдыннан, 15 һәм 16 июньдә, АСЕАНның югары дәрәҗәдәге вазифаи затларының киңәшмәсе планлаштырылган. Бу – илләрнең вәкилләре, тышкы эшләр министрлары урынбасарлары. Бу көннәрдә алар эшлекле көн тәртибен раслаячак һәм саммит барышында имзаланачак документлар пакетын әзерләячәк», – дип сөйләде Денисов.

Казан мэры Илсур Метшин саммитны үткәрү урынын сайлауда Татарстанның абруе һәм «ислам дөньясы белән актив диалог алып баручы» Рәисебез Рөстәм Миңнехановның шәхси роле зур, дип өстәде. Аның сүзләренчә, АСЕАН илләрендә мөселманнар күп. Мәсәлән, Индонезиядә барлыгы 287 миллион кеше яши, шуларның күпчелеге – мөселманнар.

«Әлеге саммит – БРИКС илләре саммитыннан соң безгә ышанып тапшырылган икенче масштаблы чара. АСЕАН – Россиянең мөһим дипломатик партнеры. Көньяк-Көнчыгыш Азия – актив үсүче төбәк. Әлбәттә, безнең илебез өчен партнерлык мөнәсәбәтләре бик мөһим», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot