news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда узачак Россия – АСЕАН эшлекле форумының программасы билгеле булды

Россия – АСЕАН эшлекле форумы 17 июньдә Казанда, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында узачак. Төп тема – «Россия – АСЕАН: чикләрсез партнерлык». Оештыручылар хәбәр иткәнчә, әлеге чара Россия белән Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре арасында сәүдә-икътисади, инвестиция һәм гуманитар хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышу өчен мөһим мәйданчык булачак.

Россия Президенты киңәшчесе, Россия – АСЕАН саммитын әзерләү буенча оештыру комитетының җаваплы секретаре Антон Кобяков билгеләп үткәнчә, Россия дөньяның иң тиз үсеш алучы икътисадларына ия булган һәм Азия-Тын океан төбәгендә илнең иң мөһим партнерлары саналган дәүләтләр белән хезмәттәшлекне эзлекле рәвештә ныгыта. Аның сүзләренчә, үзара хезмәттәшлек сәүдә һәм инвестицияләрдән алып, цифрлы трансформация, энергетика һәм гуманитар алмашуларга кадәр юнәлешләрнең киң спектрын үз эченә ала. Казанда узачак эшлекле форум хакимият, бизнес һәм экспертлар арасында турыдан-туры диалог кору өчен мөмкинлекләр тудырачак, үсешнең яңа нокталарын билгеләргә һәм үзара файдалы хезмәттәшлекнең практик механизмнарын формалаштырырга ярдәм итәчәк.

Форумда АСЕАН генераль секретаре Као Кимхорн, Камбоджа сәүдә министры Чам Нимул, Россия икътисади үсеш министры урынбасары Владимир Ильичев, Филиппин сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Аллан Б. Гепти, Лаосның Милли сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Удет Суванавонг, LinkAja генераль директоры Йоги Ризкиан Бахар, EXIM Bank Malaysia рәисе Дато Чарон Вардини Мохзани, Евразия икътисади комиссиясенең Интеграция һәм макроикътисад коллегиясе әгъзасы (министры) Данияр Иманалиев һ.б. катнашачак.

Форумның төп темалары арасында – Россиядә һәм АСЕАН илләрендә традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр һәм дәүләт-дин мөнәсәбәтләре модельләре, IT һәм ясалма фәһем өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү, халыкара сәүдә, азык-төлек иминлеге, транспорт-логистик элемтәләр, шулай ук энергетика, инфраструктура һәм сәнәгать кооперациясе буенча ЕАЭС – АСЕАН линиясендә үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре.

Быел Россия белән АСЕАН арасындагы мөнәсәбәтләргә 35 ел тула. Ассоциация 680 миллионнан артык кеше яшәгән Көньяк-Көнчыгыш Азиянең 11 дәүләтен берләштерә. АСЕАН илләренең уртак тулаем эчке продукты 4 триллион АКШ долларыннан артык. Форум нәтиҗәсендә килешүләр имзалау тантаналары узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot