news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда узачак «Киләчәк уеннары» мультиспорт турнирына билетлар сату дәвам итә

Казанда 21 февральдән 3 мартка кадәр узачак «Киләчәк уеннары» мультиспорт турнирына билетлар сату дәвам итә. Аның рәсми сайтында шул хакта мәгълүмат урнаштырылган.

Турнир вакытында Татарстан башкаласында 21 инновацион фиджитал-дисциплина тәкъдим ителәчәк. Спорт сөючеләр фиджитал-футбол, баскетбол, кара-каршы көрәш, скейтбординг, CS2+лазертаг, Warface+лазертаг, MLBB турниры, «Танклар дөньясы+суперфинал» буенча ярышларны тамаша кыла алачак.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы «Киләчәк уеннары»нда Dota 2 турниры финалы һәм ярымфиналына билетларның биш минут эчендә сатылып бетүе хакында хәбәр иткән иде. Хәзерге вакытта, чирек финал һәм өченче урын өчен матчны да кертеп, барлык этапларга да билетлар сатылып беткән. Шулай ук «Роботлар көрәше»нә дә билетлар калмаган.

Турнирның мәгълүмат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, 2 февральгә сатылган барлык билетларның 26,5 процентын казанлылар сатып алган. Башка төбәкләрдәге сатып алучылар арасында Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Башкортстан, Удмуртия республикалары, Мәскәү, Ленинград, Түбән Новгород, Свердловск, Ульяновск, Самара өлкәләрендә яшәүчеләр бар.

Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко элегрәк хәбәр иткәнчә, турнирда дөньяның 100 иленнән 260тан артык команда катнашачак. Бу 2 меңгә якын спортчы дигән сүз.

Россия Президенты Владимир Путин фикеренчә, «Киләчәк уеннары» киберспорт буенча дөньяда иң масштаблы ярышлар булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100