Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда узачак KazanForum кысаларында көрәш һәм суга сикерү чемпионатлары булачак
12-17 майда Казанда XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында республика халкы һәм кунаклары өчен масштаблы спорт программасы оештырылачак. Программада Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге зур турнирлар көтелә, дип хәбәр итте оештыручылар.
15–18 майда борынгы Болгар шәһәрендә милли көрәш буенча Бәйсез Дәүләтләр Берлеге чемпионаты узачак. Анда Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләреннән килгән 100дән артык иң көчле батыр катнашачак, дип көтелә. Спортчылар 11 авырлык категориясендә медальләр өчен көрәшәчәк. Турнир форумның мәдәни программасының үзәк чараларының берсе булган «Изге Болгар җыены» кысаларында гала-матч белән тәмамланачак.
15–20 майда Казанның Су спорт төрләре сараенда суга сикерү буенча Россия чемпионаты була. Биредә илнең 200гә якын алдынгы спортчысы, шул исәптән Олимпия уеннары, дөнья һәм Европа беренчелекләре призерлары катнашачак. Турнир йомгаклары буенча Парижда узачак Европа чемпионатында катнашачак Россия җыелма командасының составы билгеләнәчәк.
Программада шулай ук Россия Премьер-лигасы матчы көтелә. 17 майда «Ак Барс Арена»да «Рубин» һәм «Пари НН» командалары очрашачак. Уен 18:00 сәгатьтә башланачак, дип планлаштырыла. Җанатарлар өчен күңел ачу программасы әзерләнгән: татар эстрадасының танылган башкаручысы чыгышы, уенчылар белән автограф-сессияләр, призлар уйнату, интерактив мәйданчыклар, мастер-класслар һәм балалар өчен зоналар эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз