Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда узачак этнофестивальдә Африка модельерлары катнашачак
22-26 июльдә Татарстан башкаласында «Тормыш стиле – мәдәни код» V этнофестивале узачак. Фестивальдә Африканың әйдәп баручы модельерлары катнашачак, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.
Этнофестивальдә Африка вәкилләреннән тыш, халык сәнгать кәсепләре оешмалары, декоратив-гамәли сәнгать осталары, Россия төбәкләре, шулай ук Бәйсез Дәүләтләр Берлеге һәм Азия илләре дизайнерлары һәм модельерлары катнашачак.
Нигерия, Гана һәм Кот-д’Ивуар дизайнерлары фестивальдә катнашуын инде раслаган. Алар Казанга «Халык дипломатиясе үзәге» халыкара иҗтимагый оешмасы һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме ярдәме белән килә алачак.
«Африка дизайнерларының катнашуы 28-29 октябрьдә Мәскәүдә узачак III Россия – Африка саммиты алдыннан аерым әһәмияткә ия. Нигерия, Гана һәм Кот-д’Ивуар вәкилләренең Казанга килүе Африка континенты илләренең Россия белән хезмәттәшлеккә карата кызыксынуы артуын һәм халык дипломатиясенең Россиянең Африка һәм ислам дөньясы илләре белән мәдәни элемтәләрен ныгытуга керткән өлешен ассызыклый», – дип белдерде «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин.
Этнофестивальне Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләрне гамәлгә ашыру һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге, шулай ук «Мирас һәм традицияләр» халык сәнгать кәсепләре, һөнәрчеләр һәм рәссамнар оешмалары ассоциациясе оештыра. Чара Россия Федерациясе Хөкүмәте, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз