news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда узачак DigitalSkills чемпионатына Кытай, Казахстан һәм Үзбәкстаннан 47 вәкил килә

Казанда узачак DigitalSkills чемпионатына Кытай, Казахстан һәм Үзбәкстаннан 47 вәкил килә
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

20-23 сентябрьдә Татарстан башкаласында, «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә цифрлы технологияләргә багышланган DigitalSkills 2023 дигән V тармак чемпионаты узачак. Чарага Россиядән генә түгел, дустанә булган чит илләрдән дә 338 IT-белгеч килә. Ярышлар мәгълүмати һәм цифрлы технологияләр өлкәсендә 30 компетенция буенча үткәреләчәк.

Чемпионатта катнашу өчен кече, урта һәм зур бизнес предприятиеләре хезмәткәрләре, шулай ук югары һәм урта белем бирү учреждениеләре студентлары заявка биргән.

Казахстан, Кытай, Кыргызстан һәм Үзбәкстаннан килгән 47 конкурсант бер-берсе белән көндезге форматта ярышса, Әрмәнстан, Беларусь, Бразилия, Гана, Һиндстан, Иран, Малайзия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Филиппин, Көньяк Африка Республикасы, шулай ук Казахстан, Кытай, Кыргызстан һәм Үзбәкстан вәкилләре дистанцион форматта чыгыш ясаячак.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100