news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда узачак БРИКС Уеннарына 10 мең билет сатылган

Казанда узачак БРИКС Уеннарына 10 мең билет сатылган
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

23 апрельгә Казанда узачак БРИКС Уеннары ярышларына 10 мең билет сатылган. Бу хакта турнирны оештыручылар хәбәр итә.

Ярышлар 2024 елның 11-23 июнендә үтә. Хәзерге вакытта йөзү, спорт гимнастикасы, фехтование, синхрон йөзү, дзюдо, суга сикерү, бадминтон, каратэ, спорт көрәше, самбо, ушу, көрәш һәм билбау көрәше кебек дисциплиналарга билет сатып алырга мөмкин.

Татарстан спорт министры Владимир Леонов билгеләп үткәнчә, алдагы көннәрдә – 6-7 майда - башка дисциплиналарга да билетлар сатуга чыгачак.

«Алар арасында җиңел атлетика, нәфис гимнастика, пляж волейболы, баскетбол ике төр ярышы, бокс, өстәл теннисы, ишү спорты, теннис, авыр атлетика кебек дисциплиналар бар», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100