Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда узачак БРИКС саммитында 33 ил катнашуын раслаган
Казанда БРИКС саммитында 33 ил катнашачак. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров хәбәр итте.
«33 ил катнашуын раслады, шуларның 24е – беренче затлар, тугызы – икенче һәм өченче затлар дәрәҗәсендә тәкъдим ителәчәк. Шулай ук Казан беренче тапкыр Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль секретаре Антониу Гутерришны кабул итәчәк. Республикабыз моңарчы беркайчан да мондый масштаблы делегацияләрне кабул итмәде. Якын арада безнең ил территориясендә мондый зур вакыйгалар булмас дип уйлыйм, шуңа күрә бу мизгелдән файдаланып калырга, зур бәйрәмнең бер өлеше булганыбызга шатланырга кирәк», – диде ул.
Аның әйтүенчә, саммит уздырылачак төп объектлар – «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге, Казан Кремле, Казан Ратушасы һәм аэропорт.
«Барлык кунаклар 57 кунакханә, шифаханәдә һәм югары уку йортларының тулай торакларында урнашачак. Татарстан өчен БРИКС саммиты башка илләр белән элемтәләрне ныгыту гына түгел, яңаларын төзү мөмкинлеге дә булачак. Казанда БРИКС саммитына әзерлек буенча алып барыла торган эш безнең Тышкы элемтәләр мөмкинлекләрен киңәйтәчәк, товарларны алга таба чыгаруга һәм экспортлауга, алдынгы технологияләрне җәлеп итүгә ярдәм итәчәк, шулай ук логистика, фән-мәгариф, спорт һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне ныгытачак», – дип билгеләп үтте ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары Игорь Савельев.
Ул бу мөмкинлекне халыкара дәрәҗәдәге кунакларга Татарстанны, аның югары потенциалын күрсәтү һәм шул рәвешле дөньяга Россиянең күптөрлелеген, көчен һәм уникальлеген күрсәтү өчен файдаланырга кирәклеген әйтте.
- БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә була. РФ Президенты Владимир Путин анда 20гә якын ике яклы очрашу уздырырга планлаштыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз