news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда узачак БРИКС илләре уеннарына татар көрәше дә кертелгән

Казанда узачак БРИКС илләре уеннарына татар көрәше дә кертелгән
Фото: "Татар-информ", Салават Камалетдинов

12-24 июнь көннәрендә Казанда БРИКС илләре уеннары узачак. Дөньякүләм ярышларга татар көрәше дә кертелгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов сөйләде.

«Безнең татар көрәшен дөньяга таныту мөмкинлегебез булды – без аны БРИКС уеннарына кертә алдык. Бу безнең көрәшне таныту, җәелдерү. Бик файдалы, кирәкле, урынлы һәм бик җавапы эш, дип саныйм», – диде ул.

БРИКС уеннарында катнашу өчен сайлап алу ярышлары була. Уеннарда Россия җыелма командасына үтүче көрәшчеләр катнаша. «Мин Татарстанда яшим, Татарстан көрәшчесе, дип кенә узып булмый», – дип аңлатты Хәлил Шәйхетдинов.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100