news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда узачак «Агроволга» күргәзмәсендә 18 Иран һәм 8 Кытай компаниясе катнашачак

«Агроволга 2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә 400дән артык Россия һәм чит ил компаниясе катнашачак. Быел Ираннан 18 һәм Кытайдан 8 компания катнашыр дип көтелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Оештыручылар «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектына ярдәм итү өчен бай программа әзерләде. Аның кысаларында халыкара экспертлар катнашуы, кыр шартларында техниканы күрсәтү һәм масштаблы тармак конкурслары көтелә», - диелә хәбәрдә.

Күргәзмәнең эшлекле программасына 70тән артык чара кертелгән. Конференцияләрдә, түгәрәк өстәлләрдә һәм панель дискуссияләрдә аграр сәясәт, җитештерү һәм инновацияләр кертүнең төп мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.

Мәсәлән, селекциягә, үсемлекчелеккә һәм агробиотехнологияләргә багышланган халыкара фәнни конференция оештырылачак. Күргәзмә кысаларында беренче тапкыр терлек азыгы җитештерү буенча тармак конференциясе узачак. Аны «Союзмолоко» оештыра.

Моннан тыш, Мөгезле эре терлек тоякларын кисү буенча икенче халыкара турнир узачак. Терлек тоякларын эшкәртүчеләр илкүләм берлеге оештырачак һөнәри ярыш өч категориядә – яшь осталар, тәҗрибәле белгечләр һәм махсуслаштырылган оешмалар арасында уздырылачак.

BELARUS газ моторлы тракторларын йөртү буенча республика чемпионаты, яисә трактор-шоу, каршылыклы һәм фигуралы йөртүле ике трассада узачак. Ярышта республиканың 43 районыннан вәкилләр катнашачак.

«Агроволга» күргәзмәсе 2021 елдан бирле үткәрелә. Ул үзен агросәнәгать комплексы казанышларын күрсәтү өчен нәтиҗәле мәйданчыкларның берсе буларак танытты. Быел чара 9 июльдән 11 июльгә кадәр «Казан Экспо» территориясендә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot