news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда уза торган коуч-сессия татар диаспоралары проблемаларына багышланган

В.И.Ленин исемендәге мәдәният һәм ял итү комплексындагы чара Россия Архив хезмәтенең 100 еллыгы уңаеннан оештырылган.

Казанда уза торган коуч-сессия татар диаспоралары проблемаларына багышланган
Александр Эшкинин

(Казан, 21 ноябрь, Айдар Әхмәдиев). Бүген В.И.Ленин исемендәге мәдәният һәм ял итү комплексында "Архивлар һәм Россия халыкларының асылын саклау" исемле коуч-сессиядә татар диаспораларының бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләшәләр, үткән вакыйгаларны анализлыйлар.

Чараны Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм журналист, җәмәгать эшлеклесе Максим Шевченко алып бара. Сессиядә Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашуы көтелә.

Россия Архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган сессиягә галимнәр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, Россиядәге архив хезмәткәрләре чакырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot