Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Үз телем» конкурсына гаризалар кабул ителә башлады
Гомуми приз фонды – ике миллион сум.

Татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды. Казан шәһәре Башкарма комитеты тарафыннан үткәрелүче әлеге бәйгедә Казанда яшәүче 14-35 яшьтәге яшьләр катнаша ала. Конкурсантлардан телне өйрәнүнең нәтиҗәле, стандарт булмаган, кызыклы, шул ук вакытта яшьләр өстенлек бирә алырлык проектлар көтеп калалар.
«Үз телем» бәйгесендә катнашу өчен 30 июньгә кадәр yztelem@gmail.com электрон адресына гариза (тулы исем, туган көн датасы, адрес, телефон номеры, уку яки эш урыны, проектның тасфирламасы, сметасы) юлларга кирәк. Килгән гаризалар арасыннан жюри әгъзалары финалистлар исемлеген төзи, һәм шуннан соң финалга чыгучылар проектларны тәкъдим итү этабына чакырылачак», - дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Иң яхшы идея авторларына проектларын тормышка ашыру өчен акчалата грантлар тапшырылачак. Бәйгенең гомуми приз фонды – ике миллион сум. Конкурсның тулы шартлары һәм нигезләмәсе белән төркемдә танышырга мөмкин, диелә хәбәрдә.
- «Үз телем» бәйгесе беренче тапкыр 2021 елда оештырыла. Шуннан соң 2023, 2024 елда да уңышлы гына дәвам итә. Узган елгы конкурста барлыгы алты проект авторы җиңү яулаган.
- Алар арасында: Динара Фәйрушина (логопедик әсбаплар), Айдар Ниязов (Солтан Габәши исемендәге милли музыка фестивале), Гөлнур Фәхруллина («Сәлам, микроб!» – балалар өчен микробиология турында татар телендә беренче фәнни-популяр китап), Алсу Мансурова («Кайнатма» милли креатив индустрия вәкилләре белән татар телендә атналык аудио- һәм видео-подкаст), Зөләйха Камалова («Барсиклар гаиләсе» комиксы), Булат Гатауллин («Шайтан һәм аның кызы» әкияте буенча спектакль).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз