news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Үз телем» бәйгесендә җиңүчеләр игълан ителәчәк

Казанда «Үз телем» бәйгесендә җиңүчеләр игълан ителәчәк
Фото: Тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

Казанда яшьләр өчен каралган «Үз телем» бәйгесе тәмамлана. Яшьләр тарафыннан тапшырылган 80 гаризаның 23е финалга узган. Авторлар үз тәкъдимнәрен 3 һәм 5 август көннәрендә жюри әгъзалары алдында яклаячак. Җиңүчеләрнең исемнәре 5 август көнне проектлар якланганнан соң билгеле була. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Финалга татар телен популярлаштыруга юнәлдерелгән тәкъдимнәр белән бергә, Идел буенда яшәүче халыкларның телләрен, мәдәниятләрен саклауга, үстерүгә кагылышлы проектлар да чыккан. Яклау вакытында бәйгедә катнашучылар үз идеяләрен тәкъдим итеп, аларның әһәмиятен дәлилләргә тиеш була. Иң яхшы проектларның авторлары үз эшләрен гамәлгә ашыру өчен грантлар алачак.

2026 елда бәйге өчен 5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Быел катнашучылар даирәсе арткан: татар телен өйрәнүче Казан яшьләре белән бергә чарада Идел буенда яшәүче чуваш, удмурт, мари, мордва һәм башкорт халкы, Татарстан башкаласында даими торучы 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр дә катнаша алды.

«Үз телем» бәйгесе Казан мэриясе тарафыннан Казан шәһәре Думасы депутаты Рөстәм Рамазанов тәкъдиме белән 2021 елдан оештырылып килә, дип хәбәр итә Тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге. Быел бәйге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән уза һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Татарстанда яшәүче Идел буе халыкларының телләрен, мәдәниятен өйрәнүгә, үстерүгә багышлана.

Биш ел эчендә грант ярдәме белән 30га якын проект гамәлгә ашырылган. Алар арасында – китаплар, фәнни басмалар, комикслар, мобиль кушымталар, аудио - һәм видеоподкастлар, спектакльләр, балет, Солтан Габәши исемендәге беренче милли музыка фестивале.

news_right_1
news_right_2
news_bot