news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Үз телем» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Казанның «Мәскәү» мәдәният үзәгендә яшьләрнең тәкъдимнәренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Үз телем» бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Икенче яклау көнендә финалда катнашучылар татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган 15 үзенчәлекле проект тәкъдим итте. Араларында пластик спектакль, әдәби импровизация, татар җыр сәнгате турында лекцияләр циклы, акустик кичәләр, татар телен өйрәнү мәйданчыгы кебек кызыклы төрләр бар. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге тәкъдимнәрне гамәлгә ашыру өчен бирелә торган грант төп бүләк булып тора. Бәйгенең гомуми приз фонды 4 миллион сум дип бәяләнә. Яклау нәтиҗәләре буенча 12 проект жюри әгъзалары тарафыннан җиңүче дип табылды. Чарада Казан башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова катнашты.

Гүзәл Сәгыйтова быел «Үз телем» проектына биш ел булуын билгеләп үтте. Әлеге бәйге Казан шәһәре Думасы депутаты Рөстәм Рамазанов тәкъдиме белән үткәрелә башлаган. Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халык вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән уздырылган. Бәйгедә татар телен өйрәнүче Казан яшьләре белән бергә, Татарстан Республикасы башкаласында даими яшәүче Идел буе халыклары – чувашлар, удмуртлар, марилар, мордвалар һәм башкортлар да катнашкан.

Бәйгедә катнашучылар туган телләрне өйрәнүгә, милли мәдәниятләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән заманча һәм үзенчәлекле проектлар тәкъдим итте. Проект төрләренә килгәндә, монда бернинди дә чикләү куелмаган: араларында китаплар, комикслар, мобиль кушымталар, подкастлар, видеопроектлар, спектакльләр, музыка белән бәйле тәкъдимнәр бар.

Бәйгегә юлланган 80 гаризадан 23 проект финалга узган. Эшләр ике көн дәвамында якланган: беренче көнне – җиде, икенче көнне 15 кеше үз проектларын тәкъдим иткән, бер финалга узучы чарада катнаша алмаган. Жюри әгъзалары 12 проектны җиңүче дип тапкан. Шуларның дүртесе – Идел буе халыкларының телләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән эшләр. Һәр җиңүчегә үз тәкъдимнәрен гамәлгә ашыру өчен грант биреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot