Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда уйлап табучылар һәм рационализаторлар слеты узачак
Анда икътисадның реаль секторында эшләүче предприятиеләрнең фәнни-техник эшчәнлекләре нәтиҗәләрен коммерциализацияләү, саклауга кагылышлы мәсьәләләр каралачак
(Казан, 13 май, “Татар-информ”). 18-19 май көннәрендә “Корстон”да ТР Уйлап табучылары һәм рационализаторлары слеты узачак. Бүген ТР Икътисад министрлыгында җыенны оештыру һәм уздыру мәсьәләләре каралды, дип хәбәр итәләр министрлыктан.
Чараның максаты - уйлап табучыларны, рационализаторлар, үзешчән авторлар, патент хуҗаларын, шулай ук техник иҗат үсешенә ярдәм итүче юридик һәм физик затларны хокукларын, законлы мәнфәгатьләрен яклау белән бәйле мәсьәләләрне чишү өчен бер мәйданга берләштерү.
Слетта катнашу буенча заявкаларны кабул итү әлегә дәвам итә. Бүгенгә Фән-техника өлкәсендәге кече предприятиеләр үсешенә ярдәм буенча фондның генераль директоры, Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе рәисе Иван Бортникның, Интеллектуаль милек, патентлар һәм товар билгеләре буенча федераль хезмәт җитәкчесе Борис Симоновның слетта катнашырга теләк белдерүе билгеле. Шулай ук 150 дән артык делегатның катнашачагы мәгълүм.
Слетны оештыру буенча төп җаваплылык үзәге булган ТР Икътисад министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, анда ТР икътисадының реаль секторында эшләүче предприятиеләрнең фәнни-техник эшчәнлекләре нәтиҗәләрен коммерциализацияләү, саклау, алар белән идарәгә кагылышлы мәсьәләләр каралачак. ТР Уйлап табучылары һәм рационализаторлары слеты кысаларында “Татарстан Республикасында интеллектуаль милек базарын үстерү” дигән озак вакытлы максатчан программа концепциясе хакында да фикер алышу планлаштырыла.
Слет кысаларында шулай ук мәктәп укучылары, студентлар, предприятие-оешмалар тәкъдим иткән фәнни-техник эшләнмәләрдән күргәзмә оештырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз