news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ут капкан машинасын кар белән сүндерергә теләгән ирнең тәне пешкән

Имәнлек урамы 47 нче йорт янында машинага ут капкан.

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”). Казанда яшәүче ир-ат ут капкан машинаны кар белән сүндерергә тырышканда тәнен пешергән. Бу хакта Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә, кич үзәк янгын пунктына Имәнлек урамы, 57 нче йорт янында “Шкода” автомобиленә ут кабу турында хәбәр килгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, җиһазлар панеле астындагы электр җиһазларының төзексезлеге аркасында чит ил машинасына ут капкан. Машина хуҗасы янгын сүндерүчеләр килгәнче утны кар сибеп сүндергән.

Нәтиҗәдә җиһазлар панеленә зыян килгән, аның астындагы электр чыбыклары изоляциясе янган. Хуҗаның куллары пешкән һәм аны РКБга озатканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100