news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ут капкан ассенизатор «КАМАЗ»ын видеога төшергәннәр

Вакыйга урынында төшерелгән видеороликны социаль челтәрләргә урнаштырганнар.

Казанда ут капкан ассенизатор «КАМАЗ»ын видеога төшергәннәр

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ут капкан ассенизатор «КАМАЗ»ын видеога төшереп алганнар. Вакыйга урынында төшерелгән видеороликны социаль челтәрләргә урнаштырганнар.

Кадрларда юлда торган йөк машинасы кабинасыннан төтен ургылып чыгуын күрергә мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, йөк автомобиленә Габишев урамындагы 20а йорты каршында ут капкан. Янгын «КАМАЗ»ның кабинасында чыккан.

Мәйданы 1 квадрат метр тәшкил иткән янгында беркем дә зыян күрмәгән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot