news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда үсмерләр ир-атка һәм аның улына һөҗүм иткәннән соң җинаять эше кузгатылды

Казанның «Салават күпере» торак комплексында яшүсмерләр төркеме ир-атка һәм аның улына һөҗүм иткәннән соң хулиганлык турында җинаять эше ачылды. Бу хакта Казан мэриясендә узган балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенең планнан тыш утырышында хәбәр иттеләр.

«Казанның Киров районы Тикшерү комитеты тарафыннан «Хулиганлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды», – дип хәбәр иттеләр утырышта.

Анда әлеге җинаятьтә катнашучыларның күпчелегенең инде шәхесләре ачыклануы, шикләнелүчеләрнең тикшерү астында булуы хакында искәрттеләр. Балигъ булмаганнарның гаебе расланган очракта аларны җинаять җаваплылыгына тартачаклар.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, үсмерләр ир-атка һәм аның улына берничә тапкыр янаган. Ир-ат моның сәбәбен ачыкларга һәм алар белән сөйләшергә тырышып карагач, үзен дә, улын да кыйнап ташлаганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot