news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда үсмер кыз сөрем газы белән агуланып үлгән, тагын дүрт бала хастаханәдә

Кичә кич белән Казанның Зелинский урамындагы шәхси йортларның берсендә 17 яшьлек кыз мәете табыла. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Шушы өйдән тагын дүрт кешене хастаханәгә китергәннәр. Алар – 8 дән 15 яшькә кадәрге балалар. Бу балаларда да ис тиеп агулану билгеләре ачыкланган.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, әлеге факт буенча иминлек кагыйдәләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү турында җинаять эше ачылган.

Тикшерүчеләр фикеренчә, фаҗига сәбәбе ванна бүлмәсендә һава тартуы (тяга) эшләмәү булуы ихтимал. Биредә газ колонкасы һәм казан урнаштырылган. Һәлак булган кызны ванна бүлмәсендә тапканнар.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot