news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Ушкова йортын реставрацияләү проектын Дәүләт экспертизасы хуплады

Казанда Ушкова йортын реставрацияләү проектын Дәүләт экспертизасы хуплады
Фото: © "Татар-информ"

Дәүләт экспертизасы Казанда Ушкова йортын ремонтлау һәм реставрацияләү проекты турында уңай нәтиҗә чыгарды. Бу карар Бәяләмәләр бердәм дәүләт реестры сайтында чыкты. Искәртик, Кремль урамы, 33 йорт адресы буенча урнашкан бу бина федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булып тора.

Төзүче - Татарстан Милли китапханәсе, ә техник заказ бирүче — Татарстан Баш инвестицион-төзелеш идарәсе, проектны Казанның «ПЦ Град» компаниясе әзерләгән.

Зинаида Николаевна Ушкова йорты 1904-1908 елларда архитектор Карл Мюфке проекты буенча реконструкцияләнә. Ул вакытта йорт эклектик стильгә хас төс ала. Бинаны яңарту «П.К.Ушков һәм К° химзаводлар ширкәте» предприятиеләре хуҗасының бер улының кәләшенә туй бүләге була.

1919 елдан 2020 елга кадәр бу бинада Татарстан Милли китапханәсе урнашкан иде. Аннары, китапханә «Казан» милли-мәдәни үзәге комплексына күчкәч, Ушкова йортында экскурсияләр оештыралар. Сүз уңаеннан, бу йортта «Россия сегодня» медиатөркеменең баш мөхәррире Маргарита Симоньян һәм аның ире — режиссер, продюсер һәм телевидение алып баручысы Тигран Кеосаян булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100